news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Михаил Девятаев истәлегенә мемориаль такта куелачак

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйды.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Михаил Девятаевка мемориаль такта куелачак. Ул Идел буе су транспорты дәүләт университеты бинасы фасадында (Несмелов ур., 7) урнашачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйды. Карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Александр Печерский фонды Михаил Девятаев истәлегенә мемориаль такта куярга тәкъдим итте. Мемориаль такта рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, июль аенда легендар очучы тууына 104 ел тулды.

news_right_1
news_right_2
news_bot