news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мигрантларның полиция хезмәткәренә һөҗүм итүен видеога төшергәннәр

Таҗикстан гражданнары базарларның берсендәге законсыз корылманы сүтүгә каршылык күрсәтергә омтылган.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Казанда ике мигрантның полиция хезмәткәренә һөҗүм итүен видеога төшергәннәр. Бу хәлне Казан кешеләре, видеога төшереп, социаль челтәргә куйган.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген иртән полиция хезмәткәре, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хакимияте үтенече буенча, шәһәрнең бер базарындагы законсыз корылманы сүтү эшләрен күзәтеп торган.

Корылманы сүткән вакытта, ике ир-ат полиция хезмәткәре янына килеп, аңа эшендә комачауларга керешкән. Ир-атлар үзләрен бик агрессив тоткан.

Сугыш чукмарларын тоткарлап, полиция бүлегенә алып килгәннәр. Алар республикада эшләүче Таҗикстан гражданнары булып чыккан. Казанның Идел буе районы буенча тикшерү комитеты тарафыннан «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100