news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җәмигъ мәчете төзүгә каршы имза җыя башлаганнар

Текстта әйтелгәнчә, Казансу буенда төзелеш елганың экологиясенә тискәре йогынты ясый, якындагы йортларда яшәүчеләрнең хокукларын боза.

Казанда Җәмигъ мәчете төзүгә каршы имза җыя башлаганнар

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Change.org сайтында Казанда Җәмигъ мәчете төзүгә каршы имза җыя башладылар. Имзаны "Яна О." исемле кеше башлап җибәргән.

«Әлеге урын Казанда яшәүчеләр дә, туристлар өчен дә ял итү зонасы булып тора. Мондый масштабтагы мәчет торак массивта булырга тиеш түгел, ул моның өчен торак йортлардан ерак булырга, шулай ук моңа яраклы җәяүле һәм транспорт логистикасы булырга тиеш», диелә петициядә.

Петициядә әйтелгәнчә, Казансу буенда төзелеш елганың экологиясенә тискәре йогынты ясый, Россия Су кодексы нормаларын боза.

Петицияне әлегә бер меңнән аз гына артыграк кеше имзалаган.

«Мәчет төзелеше якындагы йортларда яшәүчеләрнең хокукларын бозачак, чөнки мәчеттә тавышлы чаралар була, кешеләр һәм кунаклар күп килә, бу кешеләрнең тынычлыгын боза», диелә текстта.

Моңа кадәр Татарстан хакимияте якынча Казанның яңа Җәмигъ мәчете төзелеше урынын билгеләде — аны Казан Кремленең каршы ягында Казансу елгасы ярында төзергә телиләр. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә XIII Гайдар форумы кулуарларында сөйләде, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100