news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җәмигъ мәчете төзү өчен ярдәм фонды оештырылачак

"Татарстан мөселман өммәте Җәмигъ мәчете төзелеше белән актив кызыксына һәм ярдәм итәргә әзер", - диелә мөфтият хәбәрендә.

Казанда Җәмигъ мәчете төзү өчен ярдәм фонды оештырылачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Казанда Җәмигъ мәчетен төзү өчен ярдәм фонды оештырачак. Фонд 25 апрельдә «Россия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT» Халыкара икътисади саммиты кысаларында тәкъдим ителергә мөмкин, дип хәбәр итә "Татар-информ"га нәзарәтнең матбугат бүлеге. 

Хәзерге вакытта Фондны оештыру эшләре бара. 

"Фондта төзелеш өчен кирәкле булган матди чаралар тупланачак. Фондны тулыландыруда физик һәм юридик затлар катнаша алыр. Татарстан мөселман өммәтенең Җәмигъ мәчете төзелеше белән актив кызыксынуын һәм ярдәмгә әзер булын исәпкә алганда, ислам динен тотучылар бу изге эштә теләп катнашыр дип уйлыйбыз", - диелә хәбәрдә. 

Казанда яңа Җәмигъ мәчетенең кайда төзеләчәге әлегә төгәл билгеле түгел. Татарстан Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков мартта биргән интервьюсында: "Берничә вариант бар. Берсе - Казан Кремле каршында, "Ривьера" һәм "Гаилә үзәге" арасында. Икенчесе - Сәлимҗанов урамында", - дигән иде.

Казанда Җәмигъ мәчетен төзү проектын KAZANSUMMIT кысаларында тәкъдим итәчәкләр.

Проектны гамәлгә ашыру белән «Пэйзакят» компаниясе һәм «ВАКФ КАЗАНЬ» фонды шөгыльләнәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100