news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Җәмигъ мәчете шәһәр үзәгендә төзеләчәк

Мәчет төзелеше фикерен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хуплады.

Казанда Җәмигъ мәчете шәһәр үзәгендә төзеләчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Җәмигъ мәчете шәһәр үзәгендә төзеләчәк, аның өчен берничә урын бар. Бу хакта бүген Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Берничә вариант бар, сүз дә юк, алар барысы да шәһәр үзәгендә. Урыны төгәл билгеләнгәч, хәбәр итәчәкбез. Әлеге бу хакта әйтү иртәрәк. Җәмәгатьчелекне бу мәсьәләгә җәлеп итәргә кирәк», — диде Лилия Галимова Татарстан Хөкүмәтендә узган брифингта.

Аның сүзләренчә, Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше мәсьәләсе өлгереп җиткән. «Бу эшне саклык белән башкарып чыгарга кирәк», — диде Казан Кремле рәсми вәкиле.

Галимова экспертлар мәчет төзү буенча фикер туплый башлаганлыгын, әмма әлегә бу эш рәсми төстә алып барылмаганлыгын әйтте.

Интернетта элек бәйрәмнәрдә җыелыр өчен Казанда зур Җәмигъ мәчете төзү кирәклеген яклап петиция чыккан иде. Хәзер исә Казанда гает намазларын ачык һавада укырга мәҗбүрләр.

Мәчет төзелеше фикерен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хуплады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot