news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Миһербансызлык, чуалчыклык һәм коррупциягә каршы” дигән проектны тикшерәләр

Әлеге проект “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге башлангычы белән инде бер елдан артык гамәлгә ашырыла

(Казан, 18 февраль, “Татар–информ”). Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең “Миһербансызлык, чуалчыклык һәм коррупциягә каршы” дигән проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узачак.
Әлеге проект “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге башлангычы белән инде бер елдан артык гамәлгә ашырыла. Ул дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләренең учреждениеләргә нинди дә булса хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә миһербансыз мөнәсбәттә булу очракларын бетерүгә юнәлдерелгән.
“Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, чарада Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, Казан һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый оешма вәкилләре һәм башкалар катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot