news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда меценат Яков Шамовка мемориаль такта ачылачак

Истәлек тактасы Островский урамындагы 25 нче йорт диварына куелачак.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). 18 гыйнварда Казанда меценат, беренче гильдия сәүдәгәре Яков Шамовка мемориаль такта ачылачак, дип хәбәр итә Татарстан Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.

Истәлек тактасы Островский урамындагы 25 нче йорт диварына куелачак. Бина мәдәни мирас объекты булып тора.

Мемориаль такта ачу Яков Шамовның Казан шәһәре Думасы утырышында чыгыш ясавының 110 еллыгы уңаеннан эшләнә.

1908 елда ул үз хисабыннан шәһәр хастаханәсе таш бинасын салу теләген белдергән. Төзелешкә Шамов 100 мең сум акча бүлеп биргән. 1910 елда рәсми рәвештә “Шамов шәһәр хастаханәсе” исеме белән дәвалану бинасы ачылган.

Мемориаль такта ачу вакыйгасында хакимият вәкилләре, медицина өлкәсе җәмәгатьчелеге, хәйриячеләр, дини оешма тарафдарлары катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot