Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда метроның икенче линиясенең беренче участогын төзүгә тагын 1,5 млрд сум юнәлдерелә
Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын төзүгә тагын 1,5 млрд сумга якын акча юнәлдереләчәк. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында чыкты.
Тендерга документациядән күренгәнчә, подрядчыга, аерым алганда, «Академическая» («10 нчы микрорайон») станциясеннән «ТАССРның 100 еллыгы» (элек «Фучик») станциясенә кадәр сул аралык тоннеле төзергә, «Тулпар» («Академик Сахаров») станциясендә тышкы су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен төзекләндерергә, электротехник эшләр башкарырга, эчке суүткәргеч һәм канализация салырга, шулай ук «ТАССРның 100 еллыгы» станциясе өчен котлован казырга кирәк була.
Заказ бирүче булып «Татарстан Республикасы Главстрой» ДБУ тора. Кирәкле акчаларны республика бюджетыннан бүлеп бирәчәкләр. Гаризалар 13 мартта кабул ителә, башкаручыны 17 мартта билгелиләр. Подрядчы эшләрне агымдагы елның 1 декабренә төгәлләргә тиеш.
Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрым озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (Фучик урамы), «Академическая» (Фучик һәм Завойский урамнары киселеше), «Зилант» (Фучик һәм Ломжа урамнары киселеше), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы киселеше).
Икенче линиянең беренче участогын 2030 елдан да соңга калмыйча файдалануга тапшыру күздә тотыла. Киләчәктә Казан метрополитенының икенче линиясен төзүне көньякка – Универсиада авылына, Республика клиник хастаханәсенә һәм Тынычлык бистәсенә таба дәвам итәргә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз