news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда метроның икенче линиясенең беренче участогын төзүгә 85 млн сум бүлеп бирелгән

Казанда метроның икенче линиясенең беренче участогын төзүгә 85 млн сум бүлеп бирелгән
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Казан метросының икенче линиясе беренче участогын төзүгә 985 миллион сумнан артык акча бүленде. Дәүләт сатып алулары порталында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Контракт проекты нигезендә, сүз «Фучик» метро станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәрге участок хакында бара.

Подрядчы эшләрне 2025 елның 1 декабренә кадәр төгәлләргә тиеш. Аның алдында төзелеш-монтажлау эшләрен, хезмәт күрсәтү процессларын башкару, шулай ук җиһазны урнаштыру һәм монтажлау бурычы тора. Шул исәптән «ТАССРның 100 еллыгы» станциясеннән «10нчы микрорайон» станциясенә кадәрге участокны, вестибюльне, метрога төшү урыннарын һәм «Сахаров» станциясе платформасын җиһазларга, нигез чокыры (һ.б.) әзерләргә кирәк.

Акча Татарстан бюджетыннан бүленәчәк. Заказчысы – «Татарстан Республикасы Баш төзелеш идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot