news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда метроның икенче линиясен төзүгә тагын 700 млн сум бүлеп биргәннәр

Казан метросының икенче линиясенең беренче участогын төзүгә Татарстан бюджетыннан өстәмә 700 млн сум акча бүлеп бирелгән. Участок «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр сузылачак. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.

Заказ бирүче булып «Татарстан Республикасы Главстрой» ДБУ тора.

Документлар нигезендә, төзелеш-монтаж һәм башка эшләр 2027 елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot