Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда метроның икенче линиясе төзелешенә тагын миллиард сум биреләчәк
Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын («Юлиус Фучик урамы» станциясеннән «Академик Сахаров урамы» станциясенә хәтле) төзергә өстәмә 943,7 млн сум бүлеп бирәчәкләр. Әлеге мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында чыккан.
Тендер документларыннан күренгәнчә, «Ак. Сахаров урамы» станциясеннән «ТАССрның 100 еллыгы» станциясенә хәтле арада сул һәм уң як тоннельләрне салу (1000 метр озынлыкта), нигез чокыры казу, «Ак. Сахаров урамы» станциясендә вестибюль төзү, тоннель салу комплексын һәм технологик арбаларны монтажлау һәм демонтажлау эшләре турында сүз бара.
Заказчы – Татарстан Республикасының Главстрой оешмасы. Гаризалар тапшыру 18 июльдә төгәлләнә, аукцион нәтиҗәләрен 20 июльдә әйтәчәкләр. Подрядчы оешма эшләрне агымдагы елның 12 декабренә башкарып чыгарга тиеш була.
Казан метросының икенче линиясенең беренче участогы 5,75 километр озынлыкта була. «Ю. Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Ак. Сахаров урамы» станцияләреннән торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз