news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда метроның дүрт станциясе янында вакцинациянең мобиль пунктлары эшләячәк

12 сентябрьдә Казанда «Җиңү Проспекты», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында грипп һәм коронавирус инфекциясеннән вакцинациянең мобиль пунктлары эшли башлаячак.

Шәһәр халкы прививканы 8:00 дән 19:00 гә кадәр (тәнәфес – 13:00 дән 14:00 гә кадәр) ясый алачак.

Грипптан «Совигрипп» вакцинасын, COVID-19 дан – «Спутник V»ны, шул исәптән интраназаль ысул белән вакцина ясатырга мөмкин булачак. 

Вакцинацияне ОРВИ симптомнары һәм хроник авырулар кискенләшүе булганда ясарга киңәш ителми.

Шәһәрлеләр грипп һәм коронавирустан прививканы яшәү урыны буенча сырхауханәләрдә һәм «Южный» сәүдә үзәгендәге мобиль пунктта ясата ала. Төнлә, 20.00 сәгатьтән 7.30 сәгатькә кадәр, вакцинацияне 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә (Чуйков урамы, 54, 3 нче терминал) үткәрәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot