news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда метроның “Мәскәү” станциясен төзү эшләре башлана

“Мәскәү” станциясе Воровский урамындагы төзелеп бетмәгән тимер юл вокзалы янында урнашачак

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Якын көннәрдә Воровский урамындагы төзелеп бетмәгән тимер юл вокзалы янында “Мәскәү” станциясен төзү эшләре башланып китәчәк. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесеннән хәбәр иттеләр.
Станцияне төзү өчен мәйданчык бүлеп бирелгән инде. Бер атнадан соң бу урында тәүге шпунт (булачак станциянең нигез чокыры стенасының бер элементы) кагылачак. Шпунтлар металлдан эшләнгән. Станциянең стенасы да металлдан булачак. Шул ук вакытта метроның кайбер станцияләренең стеналары башка материалдан эшләнгән. Кагып кертелгән шпунтларның озынлыгы бер чакрым тирәсе тәшкил итәчәк.
“Мәскәү” станциясенең вокзал белән янәшә урнашуы Казан пассажирлары өчен уңайлы булачак. Бу урында пассажирлар күчеп утыра ала. Алар метро вагоннарыннан тимер юл вагоннарына күчеп утырып, юлларын дәвам итәчәк.





news_right_1
news_right_2
news_bot