Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда метроның компьютер программасы эшчәнлеге бозылу сәбәпле поездлар туктаган
Казан метрополитенының баш инженеры искәртеп үткәнчә, хәзерге вакытта әлеге җитешсезлек бетерелгән һәм поездлар хәрәкәте торгызылган.
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Бүген иртән Казан метросының программа тәэминаты системасы эшчәнлегендә өзеклек килеп чыгу аркасында поездлар туктап калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең баш инженеры Алексей Смирнов хәбәр итте.
Моннан бер сәгать элек әлеге хәлнең шаһиты булган кешеләр социаль челтәрләрдә «Әмәт» метро станциясендә составның сафтан чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Пассажирларга платформага төшәргә туры килгән.
«Иртән метроның бөтен линиясендә көчәнеш барлыкка килде. Бу „Таулар“ метро станциясенең ярдәмче станциясендә дә чагылыш тапты. Анда көчәнеш бирү өчен җаваплы программа белән тәэмин итү системасында өзеклек килеп чыкты», — дип аңлатты Казан метрополитенының баш инженеры.
Ул искәртеп үткәнчә, хәзерге вакытта әлеге җитешсезлек бетерелгән һәм поездлар хәрәкәте дәвам иттерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз