news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда метроның икенче линиясен төзү буенча фикер алышу була

Җәмәгать фикер алышулары 23 майдан 27 июньгә кадәр планлаштырылган.

Казанда метроның икенче линиясен төзү буенча фикер алышу була
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Казанда 23 майдан 27 июньгә кадәр «Казан шәһәре метрополитенының икенче линиясенең беренче участогы объектын планлаштыру һәм межалау проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак, Бу хакта Казан мэриясенең документлар җыентыгында хәбәр ителә.

Әлеге участокка «Юлиус Фучик урамы» метро станциясеннән «Академик Сахаров урамы» метро станциясенә кадәр»ге ара керә.

Метрополитенның икенче линиясенең беренче участогы 5 743 метр озынлыкта төзү планлаштырыла. Участокта өч вагон тоннеле, дүрт станция, шулай ук тонельлы корылмалар төзү каралган.

«Юлиус Фучик урамы» метро станциясеннән «10нчы микрорайон» станциясенә кадәр ераклык 930 метр тәшкил итәчәк. «10нчы микрорайон» станциясеннән «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә кадәр-820 метр, «ТАССРның 100 еллыгы» станциясеннән «Академик Сахаров урамы» станциясенә кадәр -2130 метр, диелә җыентыкта.

Иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре 27 июньдә электрон документлар җыентыгында басылып чыгачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100