Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда метроның икенче линиясен февральдә төзи башлаячаклар
"Имәнлек" ("Дубравная") станциясе 2018 елның 9 маенда ачылыр, дип көтелә.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанда метроның икенче линиясен быелның февралендә төзи башлаячаклар. Төзелеш эшләре «Мега» сәүдә үзәге янында башланып китәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова.
ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин «РБК-Татарстан»га хәбәр иткәнчә, беренче этап дүрт станцияне сафка бастыруны үз эченә алачак, ә икенче линиянең гомуми озынлыгы 20 чакрымга якын тәшкил итәчәк. Соңгы станция Восстание разъездында булачак.
«Икенче линиянең беренче участогы «Имәнлек» метро станциясеннән (Зорге-Фучик урамнары чаты) башланып «Сахаров» метро станциясенә (Җиңү проспекты-Альберт Камалиев урамы чаты) кадәрге арада төзеләчәк. Татарстан Президенты проектны гамәлгә ашыруны хуплады, хәзер документлар әзерлибез», - диде Айзатуллин.
Эшләр башланганчы, юлларның бер өлешен ябарга туры килгәнлектән, Казанның транспорт схемасына үзгәрешләр кертеләчәк.
«Имәнлек» станциясе 2018 елның 9 маенда ачылыр дип көтелә.
Хәзерге вакытта Казанда метроның беренче линиясе эшли, аңа барлыгы 10 станция керә. Метро 2005 елның 30 августында пассажирларга хезмәт башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз