news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда метроның 26 яңа станциясе төзелеше планлаштырылган

Хәзер метрополитенның икенче тармагының дүрт станциясен проектлау эшләре бара.

Казанда метроның 26 яңа станциясе төзелеше планлаштырылган
архив

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда метроның 26 яңа станциясе төзелеше планлаштырылган. Хәзер метрополитенның икенче тармагының дүрт станциясен проектлау эшләре бара. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков хәбәр итте.

Станцияләр Маршал Чуйков урамнары һәм Әмирхан проспекты киселешендәге XL сәүдә үзәге янында, Восстание разъездында, шулай ук «Казан—1» тимер юл вокзалы янында булачак. Н. Ершов урамы («Әбҗәлилов»), Совет мәйданы, Гадел Кутуй («Ипподром»), Ә.Камалиев проспекты («Родина»), Мамадыш тракты (Константиновка бистәсе) тирәләрендә пассажирлар күчеп утырту урыннары (пересадочные узлы) планлаштырыла.

«Хәзер «Татдорпроект» институты метрополитенның икенче тармагының «Фучик», «ТАССРның 100 еллыгы», «10нчы микрорайон» һәм «Сахаров» станцияләреннән торган беренче учактокның проектын эшлиләр», - диде Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.

«Имәнлек» метроның икенче линиясенә күчеп утыру станциясе булачак, ул барлыгы 12 станциядән торачак.

«Бүгенге көндә безнең өчен тизйөрешле трамвай һәм метробусларны үстерү отышлырак, алар юлларны шактый бушатачак һәм кешеләрне бер ноктадан икенчесенә илтергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки метрога йөкләнеш җитәрлек түгел. Ләкин без бүген яки киләчәктә метро төзелешен проектлаштырмыйбыз икән, бу ялгышлык булачак», — дип өстәде җир, милек һәм финанс мәсьәләләре комитеты җитәкче урынбасары Радик Шәфигуллин.

«Метро төзелешен туктатмау һәм метро төзүчеләр командасы кадрларын югалтмау өчен шәһәр бюджетыннан 1 млрд сум бүлеп биреләчәк», – диде Радик Шәфигуллин.
Метрополитен төзелешенә акча Татарстан бюджетыннан биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100