news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда метро төзелешенә ел саен миллиард сум сарыф ителәчәк

Метрополитен төзелеше чыгымнары 2019-2021 еллар республика бюджеты проектына кертелгән.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 2019 елдан алып 2021 елга кадәр Татарстан бюджеты Казан метрополитены төзелешенә ел саен берәр млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта кичә республика Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта хупланган 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына Татарстан бюджет проектында әйтелә.

Казан метросының соңгы “Имәнлек” станциясе агымдагы елның 30 августында узды. Ул Казан метросының 11нче станциясе булды.

  • «Казметрострой» акционерлык җәмгыяте быел Татарстан башкаласында метроның икенче тармагын төзи башларга планлаштыра. Анда 20 чакрымга сузылган барлыгы 12 станция булачак. Беренче эш итеп«Юлиус Фучик урамы», «10нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» (Ломжинская һәм Фучик урамнары чаты) белән «Академик Сахаров урамы» станцияләрен төзиячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100