news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда метро станциясе янында тимер ангар янган

600 квадрат метр мәйданда янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Казанда метро станциясе янында тимер ангар янган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Төнлә Казанда “Горки” метро станциясе янында зур янгын чыккан. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Төнге икедән соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Родина урамы, 24 йортта янгын чыгу турында хәбәр иттеләр. Урынга № 6 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре китте. Алар 600 квадрат метр мәйданда тимер ангар януын ачыклады. Янгын икенче ранглы дип игълан ителде”, - диделәр министрлыкта.

Янгын сүндерү штабы оештырылган. Янгынны сүндерүгә 58 кеше, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 47 кеше җәлеп ителгән.

3:57 сәгатьтә янгынчылар ачык янгынны сүндергәннәр. Ике сәгатьтән соң ут тулысынча сүндерелгән.

Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Белгечләр янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot