news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы түләүсез прививка ясатып булачак

Вакцинация пунктлары “Авиатөзелеш”, “Яшьлек”, “Кәҗә бистәсе”, “Җиңү проспекты” һәм “Имәнлек” метро станцияләре янында һәр көнне эшлиячәк.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда метро станцияләре янында ай дәвамында - 6 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр гриппка каршы түләүсез вакцинация пунктлары эшләячәк. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түләүсез вакцинацияне “Авиатөзелеш”, “Яшьлек”, “Кәҗә бистәсе”, “Җиңү проспекты” һәм “Имәнлек” метро станцияләре янында һәр көнне 10.00-17.00 сәгатьләрдә ясатып булачак. 

Прививка ясау мобиль бригадаларының метро станцияләренә чыгуы Казанда беренче тапкыр 2017 елда оештырылды. Ул чакта 12 меңләп кешегә прививка ясалды.

Өлкәннәргә вакцинация уздыру өчен, бүгенге көндә дәүләт медицина учреждениеләренә безнең илдә эшләнгән 35 мең “Совигрипп” вакцинасы кайтарылды. Якын арада балалар өчен вакцина кайтуы көтелә.

Вакцинацияне метро станцияләрендә генә түгел, мәҗбүри иминият полисы беркетелгән медицина оешмаларында алдан язылмыйча ясатырга була.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100