news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда метро станциясендә поезд астына төшкән кыз исән калган

Казанда «Сукно бистәсе» метро станциясендә бер кыз тимер юлга егылып төшкән. Машинист электропоездны туктатырга өлгергән, нәтиҗәдә, кыз исән калган.

«Кызга зыян килмәгән. Хәзер ул бу хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен полиция бүлегендә», – дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә.

Шулай ук метро хәрәкәте графигында өзеклекләр һәм тоткарланулар юк дип өстәделәр. Метро штат режимында эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100