news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы вакцинация пунктлары эшли башлады

Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы вакцинация пунктлары эшли башлады
Фото: «Татар-информ», Мария Сушкова

Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы мобиль вакцинация пунктлары эшли башлады.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» метро станцияләре янында гриппка каршы прививка ясыйлар. Көн саен 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, хәтта бәйрәм һәм ял көннәрендә дә прививка ясатырга була.

Бу вакцинация пунктларында прививка ясату өчен 18 яшьтән башлап паспорт күрсәтергә кирәк. Медиклар Россиядә җитештерелгән «Совигрипп» вакцинасы белән прививка ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot