Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда метанол белән агуланган студентларның берсе үлгән
Комада ятучы кыз бүген иртән вафат булган.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда метанол белән агуланган студент кыз хастаханәдә вафат булган. «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы шул хакта хәбәр итте.
Кыз бик авыр хәлдә була, ул комада ята. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә, кызганычка каршы, аны коткара алмыйлар. Ул бүген иртән үлгән.
«Кызганычка каршы, бер пациентны коткарып булмады, табиблар тырышлыгына карамастан, ул үлде. Табиблар бу көннәрдә хастаханәдә яшәде һәм аның яныннан китеп тормады диярлек», — диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Узган сишәмбедә Казанда 13 студент метанол белән агуланып, хастаханәгә эләгә. Яшьләр туган көн бәйрәм иткәч, шундый хәл килеп чыга, дип хәбәр иткән идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз