news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда металл кабул итү пунктының түбәсе җимерелү сәбәпле, бер эшче һәлак булган

«Татар-информ»га мәгълүм булганча, Казанда Тэцевская урамындагы металл кабул итү пунктының түбәсе җимерелү аркасында 34 яшьлек эшче һәлак булган.

Исегезгә төшерәбез, бүген көндез кар күп өелү сәбәпле, «Втормет» фирмасы бинасының түбәсе җимерелде.

«Вакыйга урынына Казанның Мәскәү районы прокуроры Ольга Малых китте. Тикшерү оештырылды. Бу хәлнең шартлары ачыклана», — дип белдерделәр прокуратурада.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot