news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Месси яшәячәк кунакханә тәрәзәсеннән Роналду төшерелгән граффити күренеп тора

Аргентина җыелмасы Татарстан башкаласында “Рамада” кунакханәсендә яшиячәк.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Казанда  футбол буенча Аргентина җыелмасы “Рамада” кунакханәсендә яшиячәк. Бу хакта Sports.ru порталы хәбәр итә.

  • 30 июньдә Дөнья чемпионаты финалының 1/8 матчында Франция-Аргентина матчы була.

"Рамада” кунакханәсенең тәрәзәләренән Криштиану Роналду төшерелгән граффити күренеп тора.

Казанда кунак командалар яшәү өчен лицензияле ике кунакханә - “Мираж” һәм “Рамада” бар. Татарстан башкаласында Австралия командасы белән уйнаган Франция җыелмасы кабат “Мираж” кунакханәсенә бронь ясаган.

Шулай итеп, Лионель Месси һәм аның командасына португалияле граффитиена карап торган кунакханәдә яшәргә туры киләчәк.

  • Криштиану Роналду сурәтләнгән граффити Казанда 2017 елда Конфедерацияләр Кубогы алдыннан барлыкка килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot