news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Мерседес» йөртүчесе юл һәлакәтеннән качып киткән

Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән «КИА» йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Казанда «Мерседес» йөртүчесе җиңел машинаны бәрдергән һәм юл һәлакәте урыныннан качып киткән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген иртән 4.00 сәгатьтә Профсоюз һәм Университет урамнары чатында булган. «Мерседес» КИА»автомобиленә юл бирмәгән. Бәрелешкәч җиңел машина юл кырыена чыккан һәм янына әйләнеп яткан.

«Мерседес» йөртүчесе юл һәлакәте урыннан качты. «КИА» йөртүчесе имгәнгән. Табиблар аны хастаханәгә алып китте», – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot