news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Мерседес» автомобиле юлда сүнеп калган «Фольксваген»га килеп бәрелгән

Юл һәлакәте кичә Универсиада проспектында 25нче электр тапшыру линияләре каршында килеп чыккан.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанда «Мерседес» автомобиле юлда сүнеп калган «Фольксваген»га килеп бәрелгән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте кичә Универсиада проспектында 25нче электр тапшыру линияләре каршында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Мерседес» шоферы двигателе сафтан чыккан автомобиль алдында туктап өлгерә алмаган. Бу вакытта «Фольксваген» шоферының юлда махсус билге урнаштырган чагы булган.

Нәтиҗәдә, башы җәрәхәтләнгән «Мерседес» йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot