Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Мерседес» автомобиле трассага йөгереп чыккан кызны бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү – Уфа юлының 824нче чакрымында килеп чыккан.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Совет районында «Мерседес» автомобиле көтмәгәндә трассага йөгереп чыккан кызны бәрдергән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Кичә Мәскәү – Уфа трассасының 824нче чакрымында Чабакса авылы тирәсендә 25 яшьлек кыз тизлеген арттырган чит ил автомобиле тәгәрмәче астына килеп кергән. Ул юлга кинәт йөгереп чыккан, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган.
Юл-транспорт һәлакәтендә кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз