news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мэр сайлау гамәлдәге тәртиптә шәһәр Думасы депутатлары арасыннан башкарылачак

Бүген әлеге постны биләгән мэр Илсур Метшин шулай дип саный

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре мэры сайлануга киләсе елның мартында 4 ел тула, ә шәһәр башлыгы шундый срокка сайлана. И.Метшин исә Казан мэры шәһәр Думасының гамәлдәге депутатлары арасыннан сайланырга тиеш дип саный.

Шул хакта бүген барган 43 нче сессиянең тәнәфесе вакытында шәһәр башлыгы шәрехләде. «Россиядә моннан дүрт ел элек яңа закон буенча муниципаль берәмлекләр оешкан иде. Казан һәм республиканың башка шәһәрләре уставларында мэрны турыдан-туры сайлау турында язылган. Мэрны шәһәр Думасы депутатлары арасыннан сайлау, ә Башкарма комитет җитәкчесен билгеләп кую системасын тормыш уңышлы булуын раслады», - дип, И.Метшин хәзерге вакытта Казан депутатлары шушы раслау мәсьәләсе белән чыгуын һәм ул якын арада уздырылачак сессиядә каралачагын белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100