Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда менталь үзенчәлекләре булган яшүсмерләргә һөнәр бирү проекты эшли башлады
Республика башкаласында «Казан мәктәбе һәм предприятиеләренең уртак профориентация программасы: менталь үзенчәлекләре булган яшүсмерләрне эшкә урнаштыру» проекты эшли башлады. Проектны ачу тантанасы Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем ала торган 1нче номерлы мәктәп-интернатында узды.
Мәктәп-интернатның директоры Елена Габитова проектның төп идеясе һәм максатлары турында сөйләде.
«Без чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җәмгыятьтә яраклашу һәм һөнәри яктан формалашу мөмкинлекләре булдыру максатыннан көчләребезне берләштердек. Проектның шигаре – «Кайда тусаң, шунда кирәкле булырсың». Бу безнең төп фикеребезне чагылдыра: һәр кеше тормышта үз урынын таба, үзебезнең республикабызда кирәкле белгеч була ала», – дип белдерде ул.
Социаль проектны «Крылья» балалар үсеш үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Казан шәһәре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1нче номерлы мәктәп-интернаты һәм «Лемана ПРО» компаниясе гамәлгә ашыра.
«Казан шәһәре мәктәбе һәм предприятиеләренең уртак профориентация программасы: менталь үзенчәлекләре булган яшүсмерләрне эшкә урнаштыру» проекты кысаларында укучыларны «склад хезмәткәре» һөнәренә өйрәтү каралган. Проектта 20ләп укучы катнашачак. Алар Казандагы гипермаркет базасында стажировка үтәчәк. Бу хакта Казан шәһәре «Крылья» балалар үсеше үзәге директоры Дмитрий Каменский билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз