news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мексиканы төрле яктан тасвирлаган күргәзмә эшли башлады

Милли музейда ачылган экспозиция Конфедерацияләр кубогы турниры уңаеннан оештырылды.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстан белән Мексиканы Конфедерацияләр кубогы турниры гына түгел, мәдәният тә якынайта. Бу хакта бүген Россиядәге Мексика илчелегенең мәдәният буенча атташесы Хорхе Рейносо Поленса Татарстан Милли музеенда Мексика күргәзмәсе ачылышында хәбәр итте. 
 
Бүген Татарстан Милли музее “Татарстан Милли музеенда милли мәдәниятләр” дигән проект кысаларында, Мексиканың Россиядәге илчелеге белән берлектә, күргәзмә оештырды. “Диңгез – төш” (“Море есть сон»), һәм  “Мексика штаты Юкатанның текстиль эшләнмәләре” (“Текстильные изделия мексиканского штата Юкатан” дигән проект ачылышында Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗирова, Россиядәге Мексика илчелегенең мәдәният буенча атташесы Хорхе Рейносо Поленса, Мексиканың рус теле белгече, тәнкыйтьче, тәрҗемәче Сельма Ансира һ.б. катнашты. Беренче тапкыр Милли музей Мексика мәдәниятен үз бинасында тәкъдим итә. Әлеге дәртле аһәңнәре белән үрелеп барган чара Казанда узучы Конфедерацияләр кубогы турнирында Россия һәм Мексика футбол командаларының очрашу уңаеннан тормышка ашырылды.
 
 
Хорхе Рейносо Поленса әйтеп узганча, 24 июнь көнне Мексика футболчылары Россия командасы белән көч сынашачак. "Һәр команда да җиңүгә лаек, - дип белдерде  Хорхе Рейносо Поленса. - “Мексика штаты Юкатанның текстиль эшләнмәләр” күргәзмәсе, үземнең шәхси коллекцияләр тупланмасыннан эшләнде. Татарстан текстиле белән Мексиканында охшашлык табам. Бездә дә киемдәге һәр сүрәт нәрсә дә булса хакында бәян итә. Йоннан эшләнгән тукымаларга сездә дә өстенлек бирәләр икән. Бу төр киемнәрне үзенчәлекле тукымадан җитештерелә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән үрнәкләр, Мексика осталарының фидакарь хезмәте аркасында гына сакланып калган”. 
 
“Мексика штаты Юкатанның текстиль эшләнмәләр” экспозициясен тулыландырып торган. “Диңгез – төш” күргәзмәсенең авторы Мексика әдәбиятчысы Сельма Ансира. Ул 37 ел инде тәрҗемәче булып эшли, шул ук вакытта фотосүрәтләр ясарга да ярата. Әлеге күргәзмә Казанга кадәр Афины, Сан-Доминго, Кипр, Мәскәү, Алабуга да күрсәтелде. Гади кеше күзенә ташланмаган диңгезнең гүзәл күренешләре Франсиско Сеговии шигырьләреннән өзекләр белән тәкъдим ителә.
 
 
Сельма Ансира рус әдәбиятчыларын испан теленә тәрҗемә иткән кеше буларак танылган. Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Сельма Ансири  белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә уйлый. Киләчәктә Г. Тукайның яңа экспозициясен ачканда, Сельма Ансири татар шагыйренең әсәрләрен дә испан теленә тәрҗемә кылуын көтеп калуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100