news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Мексика көннәре башланды

Казан дәүләт университеты базасында Мексика һәм Мексика мәдәнияте көннәре 2005 елдан бирле үткәрелеп килә

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген Казанда Мексика һәм Мексика мәдәнияте көннәре башланды.
Казан дәүләт университетында узган тантаналы ачылышта Мексика Кушма Штатларының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Альфредо Перес Браво, Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Казан дәүләт университеты базасында Мексика һәм Мексика мәдәнияте көннәре 2005 елдан бирле үткәрелеп килә. Әмма быелгы ел үзенчәлекле һәм әлеге чара Мексика бәйсезлегенең - 200, Мексика революциясенең – 100, Мексика һәм Россия арасында димпломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 120 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.
Альфредо Перес Браво сәламләү сүзендә Казанның ул үз вакытында Мексиканың Россиядәге илчесе итеп билгеләнгәннән соң визит ясаган Россиянең беренче шәһәре булуын әйтте. Илченең сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә Казан дәүләт университеты ректоры аның өчен яхшы дус кына түгел, укытучыга да әверелгән.
Альфредо Перес Браво Татарстан Хөкүмәте, Казан дәүләт университеты җитәкчелегенә Россия һәм республикада Мексика мәдәниятен тарату башлангычларына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Казанда Мексика көннәрен ачу кысаларында балалар рәсемнәре конкурсы һәм студентлар арасында үткәрелгән “Мексика – минем күзлектән” дип исемләнгән әдәби эсселар бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Бүген КДУның төп бинасындагы күргәзмәләр залында Мексиканың танылган фоторәссамы Франсиско Мата Росасның “Мехико – Теночитлан” (Мексика башкаласы Мехико шәһәренең элекке атамасы) дип исемләнгән фотокүргәзмәсе ачылды. Ә кичен КДУның мәгълүмати технологияләр үзәге медиалекториенда «Святой в серебряной маске» дигән фильмнар циклы тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot