Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Мегастрой» сәүдә үзәге тирәсендә чыккан янгынны видеога төшергәннәр
Янгын Гаврилов урамында урнашкан төзелеш гипермаркеты артында булган.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Шаһитлар Казанда «Мегастрой» сәүдә үзәгеннән ерак түгел урында чыккан җитди янгынны видеога төшергән.
Кадрларда Гаврилов урамында урнашкан төзелеш гипермаркеты артында кара куе төтен баганасы күренеп тора.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Казансу елгасы янында камышлар яна башлаган.

«Урынга янгын сүндерү техникасы керү кыен булу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр утны көрәкләр ярдәмендә сүндерә», – дип ачыкладылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз