news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Мега» янындагы һәлакәтне «БМВ» шоферы китереп чыгарган

Бүген иртән Камалиев проспекты белән Җиһанов урамы киселешендә юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Мега» сәүдә үзәге янында, башлангыч мәгълүматлар буенча, «БМВ»ның исерек шоферы, каршы як хәрәкәт юлына чыгып, җитди һәлакәт китереп чыгарган. Зыян күрүче бар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 7.30 сәгатьтә Камалиев проспекты белән Җиһанов урамы кисешкән урында «БМВ» автомобилен йөртүче 40 яшьлек ир-ат исерек хәлдә идарә иткәндә, каршы як полосага чыккан. Анда «Хендэ» автомобиле белән бәрелешкән», - дип сөйләделәр ведомствода.

Шуннан соң җиңел машина юлдан төшеп китеп, коймага килеп бәрелә. Авариядә «Хендэ» шоферы зыян күрә – 34 яшьлек ирне хастаханәгә салалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100