Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Мега” сәүдә үзәге янында “Ленд Крузер” түбәсенә капланган
Һәлакәт Җиһанов һәм Камалиев урамнары чатында булган.
(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Казанда “Мега” сәүдә үзәге янында “Ленд Крузер”, “Киа” автомобиле белән бәрелешүдән соң, түбәсенә капланган. Юл-транспорт һәлакәте фотолары социаль челтәрләрдә чыкты.
“Җиһанов һәм Камалиев урамнары чатында 55 яшьлек ир-ат идарәсендәге “Тайота” һәм 23 яшьлек кыз идарәсендәге “Киа” бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында кроссовер түбәсенә капланган”, - дип ачыклык керттеләр шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә.
Беренчел мәгълүматлар буенча ике машина йөртүче дә имгәнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз