news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев Казан дары заводында булды

Россия армиясе куллана торган артиллерия снарядларының нәтиҗәлелеген яңа эшләнмәләр ярдәмендә арттырырга кирәк. Бу хакта бүген Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Казан дары заводында узган киңәшмәдә белдерде (видео сәясәтченең Telegram-каналында урнаштырылган).

«Махсус хәрби операция шартларында хәрби кирәк-яралар тотылу күп тапкырлар артты. Сәнәгатьнең бурычы –  Россия Кораллы көчләренең ихтыяҗларын тулысынча һәм өзлексез тәэмин итү», – дип белдерде элеккеге президент.

«Шул ук вакытта бу продукцияне җитештерү күләмен генә арттырырга түгел, ә, әлбәттә, хәрби кирәк-яракларның нәтиҗәлелеген иң заманча технологияләр һәм яңа эшләнмәләр куллану хисабына арттыруга ирешергә кирәк», – дип өстәде Медведев.

Иминлек Советы рәисе урынбасары сүзләренчә, хәзер тармакта үзгәрешләр бара: яңа комплекслар да кертеп җибәрелә, җитештерү дә киңәйтелә.

Гомумән, киңәшмәдә «РФ Кораллы көчләренең дары, хәрби кирәк-яраклар һәм башка заманча чаралар белән тәэмин ителүе» сөйләшенде. Медведев шулай ук Казан дары заводы цехларын карап чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100