Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда медицинада инженер системалары мәсьәләләре карала
Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә “Медицина учреждениеләрендә заманча инженер системалары - 2009” темасына Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачыла
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә “Медицина учреждениеләрендә заманча инженер системалары -
Форумда Россия өлкәләреннән һәм Татарстаннан 30га якын дәвалау-профилактика учреждениесе җитәкчеләре, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, фармация һәм медицина техникасы Идарәсе, Казан дәүләт икътисад университеты һәм А.Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университеты, 15 подряд оешмасы вәкилләре катнаша. Конференциягә чакырылган компанияләр арасында 2004-2005 елларда клиниканың операция блогын түзекләндерүдә катнашкан ХОССЕР оешмасы да бар.
Җыелыш кысаларында инженер системалары һәм медицина җиһазлары, инженер системаларында мәгълүмат технологияләре, яктырту системасында энергия саклый торган технологияләрне куллану, мәгълүмат иминлеген тәэмин итү кебек мәсьәләләр карала. Катнашучылар алдында медицина учреждениеләрендә инженер системалары өлкәсендә хезмәт күрсәтүче алдынгы белгечләр чыгыш ясый.
Конференция программасында клиникадагы операция блогына экскурсия дә каралган. Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин билгеләп үткәнчә, быел үзәктә мәгълумат иминлеген тәэмин итү һәм энергия саклый торган технологияләрне гамәлгә кертүгә зур игътибар бирелә. Әлеге мәгълүматны клиниканың матбугат хезмәте җиткерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз