news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда медицинада инновацияләр каралды

Бүген Казанда “Медицинада һәм биотехнологияләрдә инновацияләр” конференциясе ачылды

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә “Россия Фәннәр академиясе инновацияләре-2010” форумы кысаларында “Медицинада һәм биотехнологияләрдә инновацияләр” темасына секция утырышы ачылды. Чараны Казан дәүләт медицина академиясе оештырды.
Утырышны Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов ачып җибәрде. Ул әйтеп үткәнчә, цивилизацияле базарны һәм виртуаль милекне формалаштыру – бүгенге заманның таләбе. Мәгариф һәм фәннән башка фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне алып барып булмый. “Академиянең максаты – халыкны үтемле, югар сыйфатлы технологик медицина ярдәме белән тәэмин итү. Моңа белем бирүдән, фәннән, югары квалификацияле белгечләрдән башка ирешеп булмый”, - диде ул. Камил Зыятдинов шулай ук академиянең республикада гамәлгә ашырыла торган нанотехнологияләрне үстерү программасында катнашуын да зур горурлык белән әйтте.
Конференциядә Казан дәүләт медицина академиясе, Казан дәүләт медицина университеты, Е.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты галимнәре катнашты. Алар тарафыннан сәламәтлеккә скрининг ясауда инновацион технологияләр; инвазив булмаган пренаталь диагностика ысулы; яман шешләр, үңәч, ашказаны авыруларына комплекслы нурланыш диагностикасын ясау алгоритмнары; казналык сынуларын дәвалаучы шиналардагы ион-плазма капламы; таралучан склерозны дәвалауның яңа ысуллары һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Секция утырышы иртәгә дә дәвам итәр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot