news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда медицина үзәгенә карата җинаять эше кузгатылган

Тернәкләндерү үзәгендә медицина кабинетлары тиешенчә җиһазландырылмаган булган, куллану вакыты чыккан дарулар башка препаратлар белән бергә сакланган.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Прокуратура тикшергәннән соң Казанның «Тервейс» медицина үзәгенә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ачыкланганча, тернәкләндерү үзәгендә медицина кабинетлары тиешенчә җиһазландырылмаган булган, куллану вакыты чыккан дарулар башка препаратлар белән бергә сакланган. Моннан тыш, кайбер медицина процедуралары алдан табиб-косметолог тикшергәнче үткәрелгән, яраклылык вакыты чикле дарулар исә контрольдә тотылмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100