news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда медицина товарларын лицензиясез чыгарган директорны хөкем итәләр

Предприятие тиешле документларсыз гына стоматологиядә кулланыла торган 3417 турбиналы очлык ясый, әлеге товарның гомуми бәясе - 4,2 миллион сум.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Казанда бер предприятиенең генераль директоры 2015 елның гыйнварыннан 2017 елның сентябрь аена кадәр стоматология коралларын лицензиясез чыгару белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Бу вакыт эчендә предприятие 4,2 миллион сумлык товар җитештерә: теш дәвалауда кулланыла торган 3417 турбиналы очлык ясый.

Россия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, 45 яшьлек “СтомэК" оешмасы генераль директоры Виталий Веселовка карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100