news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда медицина сәнәгать паркын булдырырга тәкъдим иттеләр

Ул "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге базасында барлыкка килергә мөмкин.

Казанда медицина сәнәгать паркын булдырырга тәкъдим иттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Казанда "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге базасында Медицина сәнәгать паркын төзи алалар. Тәкъдим Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Татарстан Инвестицион советы утырышында яңгырады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге проект нигезендә медицина җиһазларын һәм шуңа бәйле товарларны җитештерүче резидентларны җәлеп итү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов проектны югары бәяләде һәм резидентлар белән эш алып баруга аеруча игътибар итәргә киңәш итте.

Инвестицион советы утырышында Казанда медик реабилитация үзәге төзелеше хакында да сөйләштеләр. Йөрәк чирләре, неврологик зарардан соң тергезүгә юнәлтелгән югары технологияле медицина хезмәте күрсәтү учреждениесен төзү тәкъдим ителә. Әлеге үзәктә мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча хезмәт тә күрсәтеләчәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикага әлеге проект кирәк. Ул профильле министрлыкларга инвесторга җир кишәрлеген сайлау, инженер челтәрләрен тоташтыру өлкәсендә ярдәм күрсәтергә йөкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot