news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда медицина һәм геномика өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды

Документны Республика клиник онкодиспансеры, КФУ һәм RIKEN физик-химик тикшеренүләр институты җитәкчеләре имзалады

  (Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Казан (Идел буе) федераль университетында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры, КФУ һәм RIKEN физик-химик тикшеренүләр институты арасында медицина һәм геномика өлкәсендә хезмәттәшлек итү ниятләре турында өч яклы меморандум имзаланды, дип хәбәр итә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Документны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм RIKEN (Япония) институтларының превентив медицина һәм диагностика инновацион программасы директоры Йошихиде Хаяшизаки имзалады.
Бу меморандум, Россия һәм дөнья фәнни бергәлеген үстерү максаты белән, медицина һәм геномика өлкәсендә уртак фәнни-тикшеренүләр эшчәнлеген киңәйтү, галимнәр, табиблар, техник белгечләр, студентлар һәм аспирантлар алмашу программасын үстерү, шулай ук фәнни семинарлар, мастер-класслар һәм симпозиумнар кебек уртак академик чаралар үткәрү мөмкинлеге бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100