news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда медицина өлкәсендәге яшь галимнәрнең фәнни конференциясе ачылды
Академия ректоры Камил Зыятдинов әйтеп үткәнчә, быел юбилей чаралары кысаларында Идел буе федераль округыннан яшь галимнәрнең катнашуы зур әһәмияткә ия.
Скопировать ссылку
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә Идел буе федераль округыннан яшь галимнәрнең фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Аны ачу тантанасында академия ректоры Камил Зыятдинов, яшь галимнәр Советы рәисе Евгений Юпатов, академиянең үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире Михаил Нюхнин чыгыш ясадылар.
Камил Зыятдинов әйтеп үткәнчә, быел юбилей чаралары кысаларында Идел буе федераль округыннан яшь галимнәрнең катнашуы зур әһәмияткә ия. Чөнки бүген сәламәтлек саклау өлкәсе алдында медицинаны әйдәп барырга сәләтле булган яшь галимнәрне әзерләү бурычы тора. “Академия - табибның белемнәрен даими камилләштерү, өзлексез белем бирү һәм укыту юнәлешендә зур эш алып баручы гыйльми үзәк. Узган гасырның 20-нче елларында Казанда Санкт-Петербургтан соң табиблар белемен камилләштерү буенча икенче институт ачу Россия өчен кыю адым була. Бу катлаулы чорда уку йорты эшчәнлеген киңрәк җәелдерү юнәлешендә Клиник институтның беренче директоры, эчке авырулар клиникасы җитәкчесе профессор Роман Лурия, балалар авырулары кафедрасының беренче мөдире, РФ атказанган фән эшлеклесе, профессор Ефим Лепский һәм башка галимнәр зур эш алып бара. Бүгенге көндә академиядә югары квалификацияле белгечләр эшли. Уку йортында галимнәргә белемнәрен камилләштерергә, фәнни эшчәнлек алып барырга, ачышлар ясарга бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Иң мөһиме, яшь кадрларны әзерләү мәсьәләсенә ныграк игътибар бирү таләп ителә”, - диде ректор.
Евгений Юпатов әйтеп үткәнчә, инде менә ничә еллар академиядә яшь галимнәр Советы эшләп килә. Аңа 50гә якын яшь галим керә. Алар – 35 яшькә кадәр медицина фәннәре кандидаты һәм 40 яшькә кадәр фәннәр докторы булган белгечләр. Советның төп максаты – яшь белгечләргә фәнни һәм методик ярдәм күрсәтү. Шуның белән бергә Совет Россия һәм башка илләрдәге фәнни җәмгыятьләре белән элемтәләр урнаштыра. Аның тарафыннан ел саен яшь галимнәр конференцияләре оештырыла. Быел да уза торган конференция кысаларында яшь табиблар үз фәнни эшләрен бастыра. Быелның 27 гыйнварында академиядә яшь галимнәргә Роман Лурия исемендәге еллык премияне бирү турында карар кабул ителә. Быел шул премия лауреатларын 21 апрельдә академиянең туган көнен билгеләп үтү тантанасында котлаячаклар, диде ул.
Михаил Нюхнин, үз чиратында, Казан дәүләт медицина академиясенең структур бүлекләре белән Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе арасында фәнни хезмәттәшлек алып барылу турында сөйләде. Быел лабораториядә фәнни эш дүрт юнәлеш буенча алып барыла. Аерым алганда, лаборатория хезмәткәрләре арка мие зарарлануын дәвалау максатыннан, биоинженер корылмалар өчен гель субстанцияләрен булдыруның теоретик нигезләрен эшләү һәм биологик наномолекуляр структураларны җыю юнәлешендә тикшеренү; ялкынсыну белән бәйле һәм аллергия авыруларына каршы организм иммунитетын күтәрү; ялкынсыну вакытында RAS һәм Rho гаиләләрендәге кечкенә G-аксымнары тәэсирлелеген җайга салу; ревматоидлы артрит авыруын диагностикалау һәм кисәтүнең яңа ысулларын табу максатыннан иммунитет механизмнарын өйрәнү кебек темалары өйрәнелә.
Форум кысаларында Россиянең 10 шәһәреннән яшь галимнәр биш секциядә эшли. Конференциягә Белоруссиядән Гродненск дәүләт медицина университетының гомуми гигиена һәм экология кафедрасы галиме Наталия Пац, объектив сәбәпләр аркасында, Казанга килеп җитә алмаса да, аның доклады яшь галимнәрнең чыгышлары җыентыгында дөнья күрәчәк.
Секцияләрдә ана һәм бала сәламәтлеге, онкологик һәм хирургия өлкәсендәге авыруларны кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау ысулларын камилләштерү; нерв системасы авырулары булган кешеләрне дәвалау; яңа дару препаратларын эшләү, фармакотерапия, авыруларны тернәкләндерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү; сәламәтлек саклау өлкәсенең социаль-икътисадый һәм медицина-профилактика аспектлары кебек мәсьәләләр күтәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2