news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Медиа-Питрау» бәйрәме була

11 июль көнне 12:00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасы янындагы скверда журналистлар һәм казанлылар өчен «Медиа-Питрау» бәйрәме уздырыла. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Әлеге чара керәшеннәрнең «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасының – 20 һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең 15 еллык юбилейлары уңаеннан оештырыла.

Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» вокал-инструменталь ансамбле һәм керәшеннәрнең җыелма командасында уйнаучы пародия остасы Вадим Шрыков, яшь җырчылар Римма Никитина, Илдар Насыйров чыгышлары көтелә. Бәйрәмне Дмитрий Баранов алып барачак.

Җыр-биюләр белән беррәттән, бәйрәмгә килгән кунаклар өчен махсус фотозона эшләячәк, Питрау сые, түгәрәк уеннар булачак.

«Питрау – православие буенча, апостоллар Петр һәм Павелның газапларын искә ала торган көн. Питрау, шулай ук, җәйнең кыл уртасы да. Керәшеннәрдәге бәйрәмнәр циклы бик борынгыдан ук уйланылып төзелгән. Бәйрәм-җыеннар дин белән генә түгел, мәҗүсилектән килгән ышанулар, табигать белән бик нык бәйле. Монда Табигать-Анадагы бер үзгәреш тә игътибарсыз калмый. Шулай итеп, Питрау, Торыйсын, Элҗен, Покрау көннәре җыен белән берләштереп үткәрелә башлый», ди оештыручылар.

Питрау – елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән вакыты. Элгәре бу көнне яшьләр соңгы түгәрәк уеннарга җыелган, чөнки бәйрәмнән соң халык болынга печәнгә төшкән. Питрауда егетләр-кызлар пар сайлаганнар, ә инде Покрауда алар туй иткәннәр. Питрау көнне ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, аларны кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Питрауга хәтле үләннең сихәте – яфракта, Питраудан соң – тамырда. Питраудан соң күке дә кычкырмый, сандугач та сайрамый, диелә хәбәрдә.

  • Урыны: ТАТМЕДИА бинасы янындагы сквер, Декабристлар урамы, 2 йорт
  • Вакыты: 11 июль, 12.00 сәгатьтә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100