news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Мең рәхмәт» исемле зур хәйрия фестивале үтәчәк

Җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге хосписка һәм инвалид автор-башкаручы Ирек Габдрахмановка ярдәм итүгә тотылачак.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанда, Германиядә яшәп иҗат иткән автор-башкаручы Ирек Габдрахмановка һәм Анжела Вавилова исемендәге хосписка ярдәм йөзеннән зур хәйрия концерты узачак. Ул 28 ноябрь көнне 19 сәгатьтә “Уникс” концертлар залында була. Бу хакта “Татар-информ”га фестивальне оештыручы журналист Рөстәм Исхакый хәбәр итте.

“Анжела Вавилова исемендәге хосписка мин 2015 елда игътибар иттем. Башта журналист буларак алар турында яздым, соңрак Биектау районында “Иске Казанда милли моңнар” дигән хәйрия концерты үткәрдек. Ул вакытта хосписка 100 меңгә якын акча җыя алдык. Әмма концерт ачык һавада узгач, билет бәясе шактый арзан иде. Быел да хосписка ярдәм итәргә теләдем. Чөнки алар яңа биналар төзиләр, күп авыру балаларга ярдәм итәләр.

Быел миңа шулай ук Германиядә яшәгән Ирек абый Габдрахманов та чыкты. “Төрле урыннардан ярдәм сорадым, әлегә төгәл бернинди ярдәм юк. Бәлки, сез җырчылар белән хәйрия концерты үткәрерсез” диде ул миңа, – ди Рөстәм Исхакый.

Билгеле булганча, Ирек Габдрахманов – дистәләрчә җыр авторы. Тумыштан симезлектән интегүче автор-башкаручы Германиядә яши. Аның тән авырлыгы 300 килодан арткан. Ул туган ягы Башкортстанның Уран авылына кайтып яшәргә тели.

“Бүгенге көндә Ирек Габдрахманов Германиянең Дюссельдорф шәһәреннән ерак булмаган бер тулай торакта яшәргә мәҗбүр. Ул Башкортстанның Бүздәк районы Яңа Актау авылында туып үскән. Туганнарына авырлык китермим дип, ул 2009 елда бар булган әйберләрен җыеп, Октябрьскидагы картлар йортына китә. Табиблар аңа гормоннар дөрес эшләмәгәнлектән (эндокрин дисфункция) тумыштан ук тазарудан иза чигә дигән диагноз куя. Икенче төркем инвалидлык бирәләр һәм Ирек әфәнде картлар йортында 2012 елга кадәр яши.

Эндокрин дисфункциядән интеккән кешеләргә Германиядә ярдәм күрсәтә алалар, махсус операция ясыйлар икән дигән сүзләрне ишетеп ул акча туплап, чит илгә юл тота. Әмма авырлыгы зур булу сәбәпле, аңа ярдәм итәргә алынмыйлар. Ирек абый хәзер «Кызыл хач» ярдәме белән ярдәмгә мохтажлар интернатында яши. Аның кулында Германиядә яшәү хокукы биргән бернинди документы да юк", – ди Рөстәм Исхакый.

Ирек Габдрахманов хәзер кире туган ягына кайту теләге белән яши.

“Мең рәхмәт” хәйрия фестивалендә җыелган акчалар белән без Ирек Габдрахмановка да ярдәм итә алырбыз дип уйлыйбыз, – ди чараны оештыручы Рөстәм Исхаков. – Концертта Фирдүс Тямаев, Филүс Каһиров, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Сәфәрова, Гүзәлия, Илнар Ялалов, Лилия Муллагалиева, Дилә Нигъмәтуллина, Фәрит Мифтахов, Илназ Гарипов һ.б.лар катнаша. Бу проектка кушылган һәр кешегә, артистларга, волонтерларга зур рәхмәт. “Бер рәхмәт мең баләдән коткара” диләр, ә монда меңләгән кеше бер-берсенә рәхмәт әйтәчәк, матур концерт карап, татар җырлары белән рухларын баетачак, шул ук вакытта мохтаҗларга ярдәм итәчәк”, – ди Рөстәм Исхакый.

Билет бәясе 500 сумнан 1500гә кадәр. Билетларны “Кассир.ру”, “Концерт.ру” сайтлары аша алып була. Шулай ук Баруди урамы, 8йорт адресы буенча урнашкан “Вкус кофе” дигән кафедан билет алучыларга, кофе бүләккә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100