news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда меңнән артык педагог Укытучылар көненә багышланган тантанада катнашты

Мәгариф өлкәсендә үзен иң яхшы яктан күрсәтүчеләргә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков дәүләт бүләкләре тапшырды.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда “Пирамида” комплексында Укытучылар көненә багышланган тантана уздырылды. Халыкара һөнәри бәйрәмдә Татарстанның меңнән артык педагогик хезмәткәре, шул исәптән мәгариф идарәләре һәм бүлекләре, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, иң уңышлы мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.

Тантанада республика Премьер-министры Илдар Халиков педагогик хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады. “Бу олы, күренекле бәйрәм бөтен республика өчен мөһим, чөнки һәр гаиләдә укучы булган балалар, оныклар бар. Мин үзем укытучылар гаиләсеннән, шуңа күрә безнең гаилә өчен һәрвакыт көтеп алынган һәм яраткан көн булды. Һәм укытучы язмышына никадәр борчу һәм шатлык-куанычлар төшкәнен мин ишетеп кенә белүчеләрдән түгел, - диде ул. - Газетадан яки телевизордан синдә тәрбияләнгән баланың спортта, мәдәнияттә, мәгарифтә яки фәндә яңа казанышларга ирешүен белгәч, - шатлык. Мондый шатлыклар сезнең хезмәтегез республиканың бүгенгесе генә түгел, туачак көне дә икәненә тагын бер раслама ул”.

ТР Хөкүмәте башлыгы, Татарстан җитәкчелеге укытучы һөнәренең әһәмиятен яхшы аңлый, дип ышандырып әйтте. “Моннан 6 ел элек Рөстәм Нургали улының беренче карарларыннан укытучыларга ярдәм итү буенча яңа зур программа формалаштыруы очраклы булмады. Ул Россия Президентының май указларына кадәр үк хезмәт хакын күтәрү, грантлар системасы оештыру, күп санда төрле матди кызыксындыру чаралары гамәлгә кертү мөмкинлеге бирде. Шул ук елларда, шул исәптән узганында да, республика мәктәпләрен төзекләндерүгә бик зур суммада акча бүленде – 12,5 млрд сумга якын”, - дип билгеләп үтте ул.

“Сезгә хезмәтегез, батырлыгыгыз, һөнәрегезгә тугрылык саклавыгыз өчен олы рәхмәт әйтәсем килә”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков тантана кунакларына.
Аннары ТР Премьер-министры мәгариф өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән Бөгелмәнең Советлар Союзы Герое Г.Гафиатуллин исемендәге кадет мәктәп-интернаты тәрбиячесе Альберт Галиуллин һәм Туполев исемендәге КИТТУ-КАИ президенты Юрий Гортышов бүләкләнде. “ТРның халык укытучысы“ исеме Казанның Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиясе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Белянинага һәм Биектау районы Дөбьяз авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Радик Җиһаншинга бирелде.

Укытучыларны хезмәтләре өчен шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да котлады. “Без Укытучы Галиҗәнабләре алдында башыбызны иябез. Татарстанда һәркем уңышлы булырга тиеш, һәм бигрәк тә укытучы, чөнки шундый педагог кына перспективалы укучы тәрбияли ала. Рейтингларга эләгү, яхшырак, сыйфатлырак белем һәм тәрбия бирүдә ярышларда, көндәшлектә җиңү – ул бик зур хезмәт”, - диде сәламләү чыгышында.

Шулай ук рәхмәт һәм Укытучылар көне белән котлау сүзләре ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тарафыннан да әйтелде.

Бүгенге тантанада узган уку елында “Сыйфатлы белем өчен” рейтингы нәтиҗәләре буенча республиканың 30 база мәктәбе бүләкләнде. Һөнәри белем бирү оешмалары, кадет мәктәпләре, балаларга өстәмә белем бирү оешмалары, физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшли торган учреждениеләрнең иң яхшы җитәкчеләренә хөрмәт күрсәтелде. Республиканың һөнәри конкурслары призерлары төрле номинациядә бүләкләнде.



Аерым алганда, «ТРның ел класс җитәкчесе -2016» номинациясендә Лидия Рыбушкина (Чаллының 76 нчы гимназиясе) беренче урын алды, «ТРның өстәмә белем бирү педагогы-2016» – Татьяна Агафонова (Казанның 151 нче мәктәбе), «ТРның ел остазы-2016» – Анна Гафиятова (Түбән Кама районының И.Х.Садыйкова исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗат сарае педагог-оештыручысы, «ТР педагог-психологы-2016» – Мәдинә Солтанова (Казанның 72 нче мәктәбе), «ТРның ел тәрбиячесе-2016» – Гүзәл Мөхәммәтҗанова (Казанның 380 нче балалар бакчасы), «Педагогик дебют» – Анастасия Депутатова (Казанның 119 нчы мәктәбе рәсем һәм дөнья сәнгате культурасы укытучысы).

Бүгенге кичәдә “Ел укытучысы-2016” номинациясе буенча бүләкләү тантанада төп чара булды. Әлеге номинациядә ике укытучы җиңүче дип табылды: Казанның 90 нчы гимназиясе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов һәм Яр Чаллының 26 нчы гимназиясе математика укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова.

“Теләсә кайсы кешенең уңышы, нигездә, - баланың сәләтен, талантын вакытында күреп алып, үсеш өчен дөрес юнәлеш биргән укытучыларының казанышы. Иң шәп укытучыларыбыз бәрабәренә республикабызның горурланырлык әйберләре бар”, - диде тантананы йомгаклап ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100