news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Мазда» йөртүче яшь кыз артка чигенеп яшүсмерне бәрдергән

17 яшьлек кыз юл аша "зебра"дан чыгып бара торган булган.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Мазда» чит ил машинасын идарә итүче хатын-кыз, артка таба чигенгәндә, «зебра»дан баручы 17 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте кичә 16.40 сәгатьтә Декабристлар урамындагы 96нчы йорт янында булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Мазда» автомобилен идарә итүче 22 яшьлек кыз артка таба хәрәкәт иткән. Шул вакытта юл аша чыга торган «зебра»да 17 яшьлек кызны таптаткан, дип хәбәр иттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.

17 яшьлек кызның аягы имгәнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot