news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Мазда” машинасы коймага берелгән һәм ауган

Авария Салмачы бистәсенең Яфраклы урамында булган.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда “Мазда” автомобиле “Киа” машинасына бәрелеп, капланган. Авария урыныннан видеокадрларны социаль челтәр кулланучылары чыгарды.

Аларның мәгълүматы буенча, авария Салмачы бистәсенең Яфраклы урамында булган. “Мазда” каршы як полосага чыккан һәм “Киа” машинасына бәрелгән. Бәрелүдән “Мазда” ян ягына капланган һәм автомобильнең сул тәгәрмәче өзелеп төшкән.

Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot