Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Мазда” һәм “Опель” маңгайга-маңгай бәрелешкән
Һәлакәттә “Мазда” йөртүчесе – 31 яшьлек хатын-кыз имгәнгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Казанда Әмәт магистралендә “Мазда” һәм “Опель” маңгайга-маңгай бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Әмәт магистралендә җитди юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына килгән. Шаһитлар “Мазда” һәм “Опель” автомобильләренең маңгайга маңгай бәрелешүен әйткән.
Гадәттән тыш хәл булган урынга 6 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Янгын чыкмасын өчен, тиз арада бу машиналарның аккумуляторларын сүндергәннәр.

Һәлакәттә “Мазда” йөртүчесе - 31 яшьлек хатын-кыз имгәнгән. Аны “Ашыгыч ярдәм” машинасында республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
“Мазда” һәм “Опель” автомобильләре икесе дә җитди зыян алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз