news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Майкл Джексонны искә алачаклар

15 июльдә “Сандецкий утарында Jazz” IV Халыкара импровизация музыкасы фестивале кысаларында Майк Джексон истәлегенә багышланган «Michael in Bossa» кичәсе узачак

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, 15 июльдә, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Сандецкий утарында Jazz” IV Халыкара импровизация музыкасы фестивале кысаларында Майкл Джексон истәлегенә багышланган «Michael in Bossa» кичәсе узачак.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда поп-музыка патшасының үлмәс композицияләре яңгыраячак. Сандецкий утары паркында пианист Олег Анохин, тенор-саксофончы Сергей Баулин, бас-гитарачы Владимир Кольцов-Крутов, барабанчы Илдар Нәфыйгов, перкуссчы Дмитрий Панькин, гитарачы Тимур Әхмәтҗанов, альт-саксофончы Евгений Соколов, трубачы Юрий Елькин, тромбончы Илмир Юнысов чыгыш ясаячак. Кичәдә шулай ук «Rio-квартет» кыллы квартеты да үз музыкасын тәкъдим итәчәк.
Музыкаль программада джаз музыкасын Ольга Скепнер, бэкграунд-вокалчылар Айгөл Вахитова, Екатерина Салюкина, Марина Костягина, Марат Мөхәммәтҗанов тәкъдим итәчәк. Хореограф һәм биюче Эдгар Франсиско-Фило (Франция) һәм хореограф Ольга Алферова (Санкт-Петербург шәһәре) үз биюләрен күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100